Омски һәвәскәрләре Муромцевода яшәүче татарларга бәйрәм алып килде

Омски һәвәскәрләре Муромцевода яшәүче татарларга бәйрәм алып килде

(Омски, 18 февраль, “Татар-информ”, Сания Мирхалиева). Омскида 15 елдан артык эшләүче “Умырзая” татар-башкорт халык ансамбле сәнгатькәрләре өлкәнең Муромцево районында яшәүче татарларга мәдәни хезмәт күрсәтү, үзара танышу һәм бер уңайдан халыкның милли ихтыяҗларын да өйрәнү максатыннан, концертлар белән әлеге районда булып кайтты. Ансамбльнең инде татарлар тупланып яшәгән Большеречье, Тара, Тевриз, Усть-Ишем һәм Знаменка районнарында концертлар белән күп мәртәбәләр булганы бар иде. Әмма ул бу көнгә кадәр өлкәнең көнчыгышындагы әлеге районның татар авылларына барып җитә алмады. Моңа бәлки бу районда 3 кенә татар авылы булып, аларның бер-берсеннән 70-80 чакрым ераклыкта урнашканлыгы да комачаулагандыр, бәлки соңгы елларда бермә-бер арткан тормыш авырлыгының да йогынтысы булгандыр. Бу хәлне төгәл генә аңлатучы юк. Җирле сәнгатькәрләр кебек, сирәк кенә Татарстаннан килгән артистлар да бу районны гел әйләнеп үттеләр. Шул сәбәпле Муромцевода яшәүче милләттәшләребез татар сәнгате һәм мәдәнияте яңалыкларыннан гел читтә калып килде.

Һәм менә, ниһаять, Муромцево татарларына да бәйрәм килде. Мондый сәфәргә чыгу милләттәшебез - “Енисей” корпорациясе җитәкчесе Тамир әфәнде Алимбаев ярдәме белән мөмкин булды. Сәфәгә чыгучыларны ул транспорт белән тәэмин итте.

Концертларга килгәндә, ансамбль районның Тазлар, Чуртанлы һәм Инцәсс исемле татар авылларында һәм район үзәге мәдәният йортында чыгышлар ясады. Аннан тыш Тазлар авылыннан 10 чакрым гына ераклыкта булган Новосибирски төбәгенең Тарлар авылында да концерт куйды.

Тамашачы барча авылларда да “Умырзая” коллективын искиткеч җылы кабул итте. 20 елдан артык татар концертлары күрмәгән халык өчен коллективның чыгышы чын мәгънәсендә бәйрәм булды. Тамашачы җырчыларны да, нәфис сүз осталарын да кайнар алкышлады. Концерт тәмамланганнан соң бер генә авылда да тиз генә таралырга ашыкмадылар, коллектив белән бергәләп җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр. Барлык авылларда да халык “Умырзая” сәнгатькәрләренә рәхмәт белдерде, кабат килүләрен сорап калды.

Ансамбль һәвәскәрләре өчен Муромцево районында яшәүче татарлар белән очрашу үзенә күрә бер ачыш булды. “Монда да татар җыр-моңнарына сусаган милләттәшләребез яши икән. Һичшиксез тагын киләчәкбез”- диделәр алар.