Бакый Урманче премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләргә йомгак ясалачак

Бакый Урманче премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләргә йомгак ясалачак

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). 22 февральдә Б.Урманче премиясенә тәкъдим ителгән хезмәтләргә жюри тарафыннан йомгак ясалачак.

Белгәнебезчә, быелның 2 февралендә Татарстан Рәссамнар берлегенең Күргәзмәләр залында Б.Урманче премиясен дәгъва итүче рәссамнар һәм скульпторларның сынлы сәнгать әсәрләреннән төзелгән дүртенче күргәзмәсе ачылган иде. Аның эше 21 февральгә кадәр дәвам итә. Ә 22 февральдә исә жюри иң яхшы сәнгать әсәрләре авторларын сайлап алачак һәм Бакый ага Урманченың туган көне – 23 февральдә лауреатларның исемнәре игълан ителәчәк.

Сайлап алынган картиналар соңыннан Бакый Урманче музеена бер айга күргәзмәгә куелачак.