Бабич бүләге ияләре ихлас сөйләшүгә җыела

Бабич бүләге ияләре ихлас сөйләшүгә җыела

(Уфа, 18 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда күренекле шагыйребез Шәехзадә Бабичның тууына 110 ел тулуга багышланган мәдәни чаралар дәвам итә. Бүген кич Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының «Сәхнә» кунакханәсендә республиканың Ш.Бабич исемендәге яшьләр дәүләт бүләге ияләренең очрашуы үтә.

Әлеге күңелле очрашуга мәртәбәле бүләк лауреатлары Башкортстанның халык артисты Алмас Әмиров, Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншин, композиторлар Урал Иделбаев һәм Юлай Үзәнбаев, шулай ук шагыйрә Зөлфия Ханнанова чакырылган. Ихлас сөйләшү талантлы шәхесләрнең җыр-моңнары, спектакльләрдән өзекләр күрсәтү һәм шигырьләр уку белән аралашып барачак. Тамашачылар да, һәрвакыттагыча, күп булыр дип көтелә. Алар сәнгать осталарына һәм шагыйрәгә үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә ала.

М.Гафури театрындагы «Сәхнә» кунакханәсе ике ел элек ачылган иде. Шуннан бирле монда республиканың иҗади зыялылары, сәхнә йолдызлары, әдипләр белән дистәләрчә кызыклы очрашулар оештырылды. Аулак өй шартларындагы кебек иркенләп сөйләшү, аралашу, тормыштагы һәм иҗаттагы кызыклы хәлләр хакында ишетү мөмкинлеге бар биредә. Шуңа күрә дә «Сәхнә» кунакханәсендә кунаклар һәрчак күп була, иркенләп ял итә, эч серләрен чишә, күңелен бушата һәм киләчәккә уй-ниятләре белән уртаклаша. Бүгенге очрашуның да шулай ук булачагына шик юк.