news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры шәһәр халкы өчен бушлай экскурсияләр үткәрә

Килүчеләрне сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән таныштырачаклар.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). 2022 елның 20 гыйнварында Галиәсгар Камал исеменәдге Татар дәүләт академия театры буенча Ачык бушлай экскурсияләр башлана.

Театрның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстанның халык артисты Луиза Шакирҗанова килүчеләрне төп һәм кече сәхнә, сәхнә арты, Галиәсгар Камал мемориаль кабинеты, тарихи күргәзмә һәм картиналар галереясы белән таныштырачак. Кунакларны грим, тегү һәм реквизитор цехларына алып барачак, анда театр хезмәткәрләре белән аралашу һәм хәтта нинди дә булса сәхнә образын да киеп карау мөмкинлеге булачак.

Шулай ук казанлылар борынгы милли театр тарихындагы төп вакыйгалар һәм аның киләчәккә планнары турында беләчәк, труппаның яңа урынга күчүе турында сораулар бирә алачак. Экскурсиягә алдан теркәлү өчен сылтама.

Беренче экскурсия 2021 елның 22 декабрендә, татар театрының 115нче туган көнендә булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100