news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада ретроспектив күргәзмә ачыла 

Күргәзмә «Иске, яңа, мәңгелек» — «Старое, новое, вечное» дип атала.

Алабугада ретроспектив күргәзмә ачыла 
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 18 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). 21 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча сәнгать музеенда бер иҗади гаилә вәкилләре — Ирина һәм Людмила Ионовалар, Дмитрий һәм Даниил Ефимовларның «Иске, яңа, мәңгелек» — «Старое, новое, вечное» (Казан, Түбән Кама) күргәзмәсе ачыла.

Төрле еллардагы эшләрне берләштерү сәбәпле, күргәзмә ретроспектив характерда эшләнгән. Экспозициядә 60ка якын рәсем сәнгате әсәрләре һәм график битләр тәкъдим ителәчәк. 

Төп темалар: сәяхәтләрдән алган тәэсирләр, табигатьнең матурлыгына һәм фән дөньясына соклану. 

Һәр рәссамның әсәрләре стиле, башкару техникасы белән аерылып тора, әмма аларны рәссамнар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм илһам чыганагы булган Алабугага мәхәббәт берләштерә.

Күргәзмә 21 гыйнвардан 14 мартка кадәр эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100