420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ»). Ташкент шәһәренең Яшьләр иҗат сараенда «Сөмбел» тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы булды.
Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге фильм — Татарстан һәм Үзбәкстанның уртак иҗат җимеше. Картинаның режиссеры — Рәшит Маликов, ә Татарстан ягын режиссер Рамил Фазлыев (ул «Мулла» фильмы белән танылды) тәкъдим итә.
Картина язучы Зифа Кадыйрованың «Сагынырсың – мин булмам» дигән әсәренә нигезләнеп төшерелгән. Фильмга сценарийны Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры, Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев язган.
Картинада төп рольне - Үзбәкстан Дәүләт Яшьләр театры актрисасы Сабина Әсәнова, ике төп ир-ат ролен Татарстан актерлары башкара. Фильм Үзбәкстанда (Бохара шәһәре) һәм Татарстанның Мамадыш районында төшерелгән.
2020 елның декабрь башында әлеге фильм Казанда Үзбәк киносы көннәре кысаларында тәкъдим ителгән иде.