«Казан егетләре» төркеме Төмән татарлары каршында чыгыш ясады

Алар үз тормышларындагы гаилә гореф-гадәтләре белән дә таныштырды.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). «Казан егетләре» төркеме Төмән татарлары каршында чыгыш ясады. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Егетләр Төмән өлкәсенә репертуарларындагы иң матур җырларны алып килгән. Алар үз тормышларындагы кайбер серләре, гаилә гореф-гадәтләре белән дә таныштырды.