news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

60 ел элек язылган татар симфониясе Казанда беренче тапкыр яңгырады

Казанда Нәҗип Жиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы фестивале бара.

(Казан, 18 декабрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Моннан 60 ел элек язылган милли симфония бүген Казанда беренче тапкыр яңгырады. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Мирас" татар музыкасы фестиваленең икенче концерты бара.

Композитор Аллаһияр Вәлиуллинның "Симфония"се татар профессиональ музыкасы тарихында Нәҗип Җиһановның уку елларында язылган симфониясеннән соң иҗат ителгән икенче симфоник әсәр.

"Аны безнең замандашларыбызның беркайчан да Казанда сәхнәдән тыңлаганы булмады. Беренче тапкыр ул 1957 елда Мәскәүдә татар сәнгате декадасында яңгырый. Шуннан соң архивка озатылган. Бүген ул сәхнәгә кайтты", - дип мәгълүмат бирде алып баручылар.

Симфонияне Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестры башкара. Дирижер - Айрат Кашаев.

Нәҗип Жиһанов исемендәге "Мирас" татар музыкасы фестивале бишенче ел уздырыла. Фестиваль өч концерттан тора. Быелгы фестиваль ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Фестивальнең арт-директоры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Вадим Дулат-Алиев. Сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасы дәүләт симфоник оркестрының баш дирижеры, Россиянең халык артисты Александр Сладковский.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100