Ульяновскида татар язучыларының җыентыгы нәшер ителәчәк

Ульяновски татар мохтәрияте утырышында Кол Галигә һәйкәл кую һәм “Сембер язлары” альманахын нәшер итү мәсьәләләре тикшерелде
(Ульяновски, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов) Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәриятенең чираттагы утырышында шәһәребездә күренекле мәгърифәтче һәм шагыйрь Кол Галигә һәйкәл куюга бәйле мәсьәләләр каралды. Иң әүвәл һәйкәлнең иң яхшы проектына конкурс игълан итү турында килешенде. Скульпторлар, рәссамнар, архитекторлар һәм проект оешмалары арасында узачак бәйгегә нәтиҗә ясау бурычы өлкәнең төзелеш министры Валерий Малиновский җитәкчелегендәге жюри комиссиясенә йөкләнелде. Ә оештыру эшләре белән өлкә татар мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов җитәкчелек иткән махсус комиссия шөгыльләнәчәк.
- Быел мәшһүр әдибебез Кол Галинең тууына 825 ел тула. Шушы вакыйга уңаеннан, Сембер-Ульяновски каласының 360 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә олуг шәхескә һәйкәл ачу милләтебезне берләштерү мөмкинлеге дә тудырыр иде. Шулай ук якын арада Кол Галинең тормыш һәм иҗат юлына багышлап фәнни-конференция үткәрергә тәкъдим итәм, - диде Ульяновскиның “Болгар яңарышы” оешмасы җитәкчесе Шәүкәт Богданов.
Ульяновскиның татар язучылары берләшмәсе рәисе, шагыйрә Лена-Садыйкова-Иделбикә агымдагы елда татар телендә нәшер ителәчәк китаплар исемлеге белән таныштырып үтте. Утырышта катнашучылар өлкә бюджеты хисабына “Сембер язлары” әдәби альманахын һәм Ульяновски шагыйре Зөфәр Батыровның балалар өчен җыентыгын бастырып чыгару турында карар кылдылар.
Димитровградта гомер кичерүче каһарман шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровка быелның 15 февралендә 70 яшь тула. Шәһәр хакимияте һәм җирле татар мохтәрияте юбилей кичәсен зурдан кубып уздырырга җыеналар. Анда өлкә мохтәрияте делегациясе дә катнашачак.
- Мохтәриятнең якташ шагыйребез Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премиясен быел данлыклы каләм иясе Гакыйль Сәгыйровка тапшырырга булдык. Шулай ук аңа Ульяновски өлкәсенең Мактаулы гражданины дигән исем бирүне сорап, өлкә Хөкүмәтенә мөрәҗәгать юлларга җыенабыз, - диде мохтәрият рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов.
Утырышта катнашучылар өлкә татар мохтәриятенең чираттан тыш корылтаен март аеның ахырында уздыру турында карар кабул иттеләр. Анда милли оешманың яңа рәисен сайлау күздә тотыла.
Мохтәрият президиумы 2 мартта үтәчәк мөһим сәяси вакыйгага – Ульяновски өлкәсенең Кануннар чыгару Җыелышына сайлауларга карата мөнәсәбәтен белдерде.
- Без үткән җәйдә үк “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белән үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән идек. Шунлыктан, сайлау кампаниясе чорында шушы партия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатларны һәм, әлбәттә инде, депутат мандаты өчен көрәшүче милләттәшләребезне яклап чыгарга ниятлибез, - диде мохтәрият рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов.
Рифгать Фазулла улы Татар мәдәни үзәге бинасында ремонт эшләренең барышы белән дә таныштырып үтте. Татарстан Хөкүмәте бүлеп биргән акча хисабына капиталь ремонтны башлап җибәрдек, диде ул.
Утырышта өлкә татар мохтәриятенең агымдагы елга эш планы да расланды. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы якын арада хаҗ сәфәрендә булып кайткан мөселман кардәшләребез белән очрашу уздырырга җыена. Ә “Туган тел” җәмгыяте 20 еллык юбилеена әзерләнә башлаган. Шәһәребезнең нәкъ үзәгендә гөрләячәк Сабантуй бәйрәме исә 2009 елдагы федераль Сабан туена әзерлек сыйфатында үтәчәк.