Уфадагы концертта Татарстан җырчылары да катнаша

Бүген Уфаның “Юбилейный” мәдәният сараенда “Моңдәрья” дип аталган концерт була. Анда Башкортстандагы һәм Казандагы татар җырчылары да катнаша.
(Уфа, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан белән Татарстан сәхнә йолдызларының бергәләп мәдәни чаралар оештыруы соңгы елларда матур гадәткә әверелде. “Моңдәрья” концерт программасы да шундыйлардан. Әлеге тамашаны оештыру башлангычы белән Уфадагы киң билгеле “Моң” студиясе һәм “Йолдыз-шоу” сәнгать төркеме чыкты.
Яңа программада Башкортстанның киң билгеле татар һәм башкорт җырчылары да, яшь башкаручылар да катнаша. Татарстаннан бу тамашада чыгыш ясау өчен танылган җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һәм популяр җырчы Илсаф чакырылды. Аларны Башкортстанда һәрчак көтеп алалар. Аерым концертлары белән килгәндә дә алар чыгыш ясаган залларда алма төшәрлек тә урын калмый.
“Моңдәрья” тамашасы халык һәм эстрада җырларына, дәртле биюләргә, музыкантларның виртуоз чыгышларына һәм, әлбәттә инде, шаян-шук мәзәкләргә корылган. Концертлар бүген һәм иртәгә була. Ике көнгә дә билетларның сатылып бетүен исәпкә алганда, җыр-моң сөючеләрнең яңа ел ялларыннан соң милли сәнгатебезне сагынуын сиземләргә мөмкин.