Рафинат Сәлаховның «Көләсе килеп тора» китабы тәкъдир ителде

Бу җыентыкка яшь язучының егерме дүрт җыры кергән
(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлназ Шәйхи). Кичә Татарстан китап нәшриятының Бауман урамындагы китап кибете салонында Рафинат Сәләховның “Көләсе килеп тора” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
Әлеге китап – җырлар китабы. Анда 24 җыр урын алган. Әлеге кичәдә Рафинат Сәләховның иҗатташ дуслары, компазиторлар Риф Гатауллин, Әнвәр Шәрәфиевлар да катнашты. Киров районының 152 нче мәктәп укучылары Алмаз Усманов белән Алмаз Шаһимәрдәнов “Көләсе килеп тора” дигән җыентыкка кергән җырларны башкардылар. Әлеге матур кичәгә мәктәп укучылары, студентлар, журналистлар килгән иде.