Милли музейда — Александр Бенуа эшләре

22 гыйнвар көнне ТР милли музеенда “Россиягә кайту: Александр Бенуа” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”). Сәнгать сөючеләр игътибарына тәкъдим ителгән йөзгә якын картинада А.Бенуа иҗатының төрле чорлары характерлана. Рәссам картиналары арасында иң тәүгесе булып 1916 елда ясалган эше дә шушы күргәзмәгә кертелгән.

Рәссам, кулланма сәнгать һәм дизайн остасы, архитектор Александр Зигфрид Бурхард Леви-Бенуа ди Стетто (1896-1979) — мәшһүр, серле Бенуа династиясе вәкилләреннән берсе.
Ул Петербугта туа һәм шунда белем ала, 1922 елда исә Россиядән китә. Гәрчә үзен рус рәссамы буларак игълан итеп яшәсә дә, туган җирендә аны аз беләләр. Әйтергә кирәк, картиналары да озак еллардан соң гына Россиягә кайта һәм аның мирасы, иҗаты, тормышы игътибар үзәгенә алына.
Рәссамның онытылган исемен халыкка кайтару эшендә Петербургның берьюлы биш музее һәм Дәүләт Третьяков галереясе катнаша. Әлеге проектны тормышка ашыруда шулай ук Татарстан Милли музее үзеннән өлеш кертә.
А.Бенуаның иҗаты киңкырлы була. Эшләрендә ул Ауропаның зур тизлек белән барган яшәеш агышын чагылдырырга тырыша.
1920 елларда рәссам Париж, Мюнхен, Берлин кебек Ауропа мәдәнияте үзәкләрендә эшли, төрле экспериментлар үткәрә һәм һәрчак яңалыкка омтыла. А.Бенуа сәнәгать дизайнында да үзен сынап карый, Берлин белән Парижның музыкаль театрларында да эшләп ала.
20 еллар ахырында ул тулысы белән Швейцариядә төпләнеп кала. аның портрет, пейзаж, натюрморт кебек рәсем сәнгатенең төрле жанрларында иҗат ителгән күп кенә эшләре дә әлеге ил белән бәйле. Портрет остасы буларак та ул биредә дан казана.
Бенуа ди Стетто күп сәяхәт итә. Шуның нәтиҗәсе буларак, берсеннән-берсе үзенчәлекле пейзажлар иҗат итеп калдыра. Һәм аларның күбесе әле бүген дә, сәнгать әсәре булудан бигрәк, тарихи документ ролен башкара.
Боларның барысы белән дә сәнгать сөючеләр 23 февральгә кадәр “Россиягә кайту: Александр Бенуа” күргәзмәсендә таныша алачак.
Күргәзмә ТР Милли музее һәм Санкт-Петербургның сәнгатьне һәм мәдәниятне үстерүгә булышлык итү фонды белән берлектә оештырыла.