Гафурилылар Казан тамашачысын беренче көннән үк әсир итте

Гастрольләрне ТР Мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров ачып җибәрде.
(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). “Гафурилыларның иҗади сәфәре — Казан тамашачысы өчен зур бәйрәм.
Күптән көтелгән бу чыгышлары белән алар безне янә сокландырыр”, - дигән теләктә калды Айрат Җаббаров һәм ТР Мәдәният министрлыгы исеменнән, БР Мәдәният һәм милли сәясәт министры урынбасары Земфира Әбделмановага бүләк тапшырды.
Үз чиратында, Земфира Тимерхан кызы казанлыларны шушы матур бәйрәм белән тәбрикләп, тугандаш халык театрларының бер-берләре белән дустанә мөнәсәбәттә яшәвенә басым ясады һәм ТР Мәдәният министрлыгына истәлекле бүләк бирде. Чыгышында ул шулай ук Башкортстан Республикасы җитәкчелегенең театрга ярдәме зур булуын, әле күптән түге генә

Ике сәгать ярымга сузылган “Яшьлекләргә кайтыйк әле….” дигән музыкаль тамашасын казанлылар йотлыгып карады. Шулай булмый, яраткан артистлары Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева аларны азга гына булса да яшьлекләренә алып кайтты, узгандагы матур хыяллары, татлы мизгелләре белән янә бер тапкыр очраштырды. Алар тамашачыны елатты, елмайтты.
Концерт башланыр алдыннан театрга җыелган халыкта җанлылык сизелсә дә, күпләрнең йөзендә ни булыр икән, нәрсә тәкъдим ителер икән дигәнрәк сорау да чагыла иде. Ә инде тәнәфестә бөтенләй башка күренеш: һәркем елмая, һәркем шат. “Менә бу концерт, менә бу тамаша һәм менә театр ичмасам!” дигән сүзләрне һәр почмакта ишетергә була иде.
Өлкән һәм урта буын тамашачылар заманында М.Гафури театры артистларының чыгышларын еш күрүе, шуның белән үзләренең бәхетле булуын яшермәде. Үз чиратында, яшьләр дә магнитофон язмаларыннан Ф.Гафаров белән Н.Ирсаеваның җырларын ишетеп үсүләре, телевизордан гына булса да, спектакльләрен карауларын әйтте. Гомумән, тәнәфес дәвамында тамашачы теленнән М.Гафур театры һәм яраткан артистлары Фидан белән Нурия төшмәде.
“Яшьлекләргә кайтыйк әле…” программасының беренче бүлеге Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаева тарафыннан башкарылган рольләр турында иде.
Образга артист җан өрә, ул аңа гомер бирә. Роль гади булса да, кечкенә булса да, артист өчен ул бик кадерле һәм үтә дә якын. Чөнки образдагы бөтен кичерешләрне артист үзе аша үткәрә, нәкъ менә образны ул “тудыра”, аның язмышы, тормышы белән яши, вакытының күпчелеген аңа багышлый.
Гомерләрен сәхнәдә образлар иҗат итүгә багышлаган Фидан белән Нуриянең дә гади һәм катлаулы язмышлы образлары, кечкенә рольләре дә шактый була. Ә менә аларга беренче тапкыр танылу алып килгән, аларны биеклеккә алып менгән, икесен дә БРның С.Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә лаек иткән образлар бер генә. Ф.Гафаров иҗатында ул — “Язмышлардан узмыш юк” (М.Кәрим) спектаклендә — Мәрәсим, Н.Ирсаева иҗатында — “Озын-озак балачак” (М.Кәрим) спектаклендәге Сары Серәкәй-Әсгать образы.
Балачак хыяллары күп очракта да тормышка ашмый. Очучы булырга хыялланган Ф.Гафаров әлеге хыялына ирешә: Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” спектаклендәге Зөлкарнәй образы аңа шушы мөмкинлекне бирә. Мәктәп елларында табиб яки укытучы булырмын дип йөргән Н.Ирсаевага сәхнәдә шушы һөнәр ияләрен башкарырга туры килә. Ул аның “Тапшырылмаган хатлар” спектаклендәге табибә Галия образы.
Кабатланмас моңлы тавышка ия сәхнә артистлары үз гомерләрендә күпчелек җырлы образларны башкара. “Заһир”, “Башмагым”, “Хушыгыз, хыялларым!”, “Айсылуның айлы кичләре”, “Галиябану” һәм башка бик күп спектакльләрдә уйнарга, яшь рольләрне сәхнәгә чыгарырга туры килә аларга. Кичә әлеге образлар Ф.Гафаров белән Н.Ирсаева тарафыннан кабат тәкъдим ителде. Спектакльләрдән өзекләр белән бергә, аларда яңгыраган җырлар да җырланды.
Концертның икенче өлеше инде җитлеккән, яшьләргә өлге булырлык Ф.Гаф аров белән Н.Ирсаевага багышланды һәм ул тулысы белән җырлардан торды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: программада артык бер генә нәрсә дә юк иде. Ягъни ялыктыра торган сүзләр, кызыксыз көлдергечләргә урын бирелмәгән, һәр юмор үз урынлы булды. Шуңа да һәркем аны яратып кабул итте, вакытның сиздерми узып китүен тоймады.
Гафурилыларның чыгышларын Казан тамашачысы аягүрә алкышлады, яраткан артистларын сәхнәдән тиз генә җибәрәсе килмәде аларның.
Елмаю катнаш күз яшьләре аша: “Йөрәккә май булды гафурилыларның чыгышлары, бик зур рәхмәт аларга”, - дип таралышты кичәге концерттан тамашачылар.