Драматург Туфан Миңнуллин Мәскәү тамашачысыннан бик канәгать

Язучы, драматург Мәскәүнең Камал театры гастрольләре барган Кече театрында тамашачы сыйфатында булды

(Мәскәү, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Рафис Измайлов). Мәскәүнең Кече театрында Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының гастрольләре дәвам итә. Кичә анда гастрольләрнең мактаулы тамашачысы буларак танылган драматург Туфан Миңнуллин катнашты.
Ул үзенең Фәрит Бикчәнтәев тарафыннан сәхнәгә куелган «Дивана» спектаклен карады. Спектакль тамашачылар тарафыннан бик җылы каршы алынды һәм, хәтта, берничә мәртәбә көчле алкышларга күмелде.
«Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Туфан Миңнулин үзенең Мәскәү тамашачылары турындагы фикерләре белән уртаклашты: - Мин камаллыларның Мәскәүдә элек еллардагы гастрольләрендә дә катнашып килдем, һәм, һәрвакытта да, Мәскәү тамашачысыннан бик канәгатьмен, - диде ул. – Алар арасында да, билгеле, төрлесе бар, ихтимал, театр сәнгатен тиешенчә аңлап бетермәүчеләр дә юк түгелдер. Әмма Мәскәү ул – аерым үзенчәлеккә ия шәһәр, театрны яратучы шәһәр. Һәм аның күпчелек тамашачысы, даими театрга йөрүче, башкала театрларының спектакльләрен белүче, Мәскәү артистларының искиткеч яхшы уйнауларын күргән кешеләр. Яхшы әзерлеклеләр, дип әйтәсем килә. Алар гастрольләргә килгән театрларның чыгышларын чагыштырып карый, аларга тиешле бәя бирә һәм тәнкыйть сүзләрен дә кыю әйтә алалар.
Зур күпчелеге милләттәшләребез булган Мәскәү тамашачысы турында фикер йөрткәндә, мин гел яхшы гына уйлый алам, дип ассызыклады ул. Алар театрны яхшы аңлый, алар сәхнәдә барган вакыйгаларны зур игътибар белән күзәтә, һәм иң сөендергәне – театрга, спектакльләргә, актерларның уеннарына алар зур мәхәббәт белән карыйлар. Хәтта, алар безнең драматургиябездәге кайбер җитешсезлекләрне дә гафу итәләр, шуның өчен мин аларга зур рәхмәтле, дип билгеләп үтте Туфан Миңнуллин.
Бу юлы камаллылар Мәскәү тамашачысы хөкеменә тугыз спектакль алып килделәр, шуларның өчесе Туфан Миңнуллин пьесалары буенча эшләнгән спектакльләр, ә ике спектакль бөтенләй башка милләт драматургларыныкы. Бу татар драматургиясенә, жанрына, татар драматургларына кризис барлыкка килүне аңлатмыймы? Әллә ул гастрольләр репертуары сәясәтеннән чыгып кына эшләнгәнме? - дигән сорауларга Туфан Миңнуллин кискен җавап биреп: - Бернинди «кризис» та юк! Драматургия һәрвакытта да мөстәкыйль төстә эш алып бара. Бу жанр, махсус әзерлекне таләп итә. Бу жанрда менә утырдың да яздың гына түгел, моның өчен театрны, тормышның үзен яхшы белергә кирәк. Жанрның катлаулы, үзенчәлекле булуына карамастан, бүгенге көндә яшь драматурглар үсеп килә. Һәм бүгенге гастрольләр дә Миңнуллин әсәрләреннән генә тормый. Репертуарга, мәсәлән, әле бик яшь драматург Илгиз Зәйниевнең «Мәхәббәт турында сөйләшик» спектакле кертелгән, аңа бит әле егерме яшь тә юк. Татар драматурглары арасында үткәрелеп килгән конкурслар нәтиҗәләре дә эшкә оптимизм өсти. Быелгы конкурска гына да кырыктан артык пьеса тәкъдим ителде инде. Беренче мартка кадәр без аларны укып чыгарга, ә март азакларында нәтиҗәләр чыгарырга тиешбез. Ләкин хәзер үк шуны әйтеп үтәсем килә, алар арасында бик талантлы әсәрләр дә бар. Һәм болар мине бик сөендерә һәм миндә киләчәккә ышаныч тудыра.