Чирмешәннең Әмир авылы халкы Яңа елда бал-маскарадка урамга чыгачак

Ә Иске Яңа елны яңартылган клубта бәйрәм итәргә җыеналар.

 (Чирмешән, 17 декабрь, “Татар-информ”, “Безнең Чирмешән”). Быел Татарстанның Чирмешән районы Әмир авылында 31 декабрьдә бал-маскарад урамда, шәхси кибет каршында оештырылачак, дип игълан итте “Безнең Чирмешән” газетасы.

“Мәдәният йортында ремонт бара. Аны киләсе елның 13 гыйнварында төгәлләргә планлаштыралар”, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов. Әмирлеләр Иске Яңа елны исә яңартылган клубта зур бәйрәм чарасы оештырып үткәрергә планлаштыралар.