“Татар җыры” фестиваленең максаты — иң популяр җырларны башкаручыларны билгеләү

“Татар җыры” фестиваленең максаты — иң популяр җырларны башкаручыларны билгеләү

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”). 21-22 декабрь көннәрендә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Татар җыры-2007” халыкара татар эстрада җыры фестивале узачак.

Ел дәвамында популяр хитларны башкаручыларны ачыклауны максат итеп куйган фестивальдә быел җиңүчеләр “Ел ачышы”, “Иң яхшы халык җырчысы”, “Иң яхшы музыкаль төркем”, “Иң яхшы татар җыры”, “Елның иң яхшы дуэты”, “Иң халыкчан ир-ат җырчы”, “2007 елның иң популяр җыры”, “Иң яхшы саундтрек”, “Иң яхшы танцеваль альбом”, “Татар җыры легендасы” кебек 18 номинациядә бүләкләнә. Тагын шунысы: быел “Елның музыкаль ташкыны”, “Татар җыры легендасы”, “Елның иң яхшы автор-башкаручысы”, “Иң яхшы рок-проект”, “Иң яхшы рэп/ хип-хоп проект” дигән яңа биш номинация дә өстәлә. Аларның соңгы икесе – татар альтернатив музыкасы проектлары өчен.

21 декабрьдә 18.30 сәгатьтә “Йолдызлар фабрикасы-3” супер-проектының финалы башлана. “Фабрика”га катнашучыларны сайлап алу процессы берничә турда узган иде. Беренче турда (30 сентябрьдә Ленин исемендәге мәдәният сараенда узган кастинг) 500дән артык кандидаттан 45 талантлы яшь башкаручы сайланды. 10 нчы, 17 нче, 24 нче ноябрь һәм 1 нче декабрьдә “Парк-Хаус” моллында узган икенче турда мәртәбәле жюри әгъзалары тарафыннан финалга 11 иң яхшы конкурсант сайлап алынды. Һәм, ниһаять, соңгы, ләкин иң җаваплы тур – “Татар җыры-2007” фестивалендә чыгыш ясау.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: иң яхшы нәтиҗә күрсәткән өч яки дүрт “фабрикант” белән “Барс-Медиа” продюсерлык үзәге контракт төзиячәк.

22 декабрьдә 16.00 сәгатьтә «Татар җыры-2007» VIII Халыкара эстрада эстрада фестивале Гала-концерты һәм фестиваль лауреатларын “Алтын барс” сыннарын тапшыру тантанасы башлана.

Тулаем авырлыгы 475 грамм булган әлеге сынны эшләү өчен 999 пробалы 45 грамм алтын һәм 198 грамм көмеш, ике бриллиант һәм 232 грамм бәллүр кулланылган. “Алтын барс”лар “Алмаз-Холдинг” компаниясе остаханәсендә махсус эшләнелгән.

Быел барысы 64 номинант бар, алар арасыннан 22се фестиваль лауреатлары булачак.

“Татар җыры” фестивален сәхнәгә куючы режиссеры – Г.Камал исемендәге театр актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин. Баш стилисты – танылган дизайнер Надежда Әюпова. Алып баручылары – Г.Камал исемендәге театр актеры Искәндәр Хәйруллин һәм “Tatar radiosi” ди-джее Гөлназ Сәфәрова.

Фестивальнең генераль спонсоры – “Ак Барс Страхование” иминият компаниясе.