Казанда француз җырчысы Мурадның концертлары башлана

Казанда француз җырчысы Мурадның концертлары башлана

(Казан, 17 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казандагы “Альянс Франсез” оешмасы француз муыкасын сөючеләр өчен махсус программа тәкъдим итә. Ул — чыгышы белән Франциядән булган гарәп җырчысы Мурадның Казан дәүләт гуманитар-педагогика университеты студентлары өчен хәйрия тамашасы һәм башкаланың мәдәни-күңел ачу учреждениеләрендә концертлары.

Мурад Франциядә махсус музыка мәктәбендә укыган, соңыннан Лондонда җыр сәнгате буенча белемен камиллләштергән. 1987 елда ул, дуслары белән, “SERIE LIMITEE” дигән беренче музыкаль төркемне туплый. 1989 елда исә “France 3” телеканалының танылган алып баручысы Патрик Шарль белән белән таныша һәм ул яшь җырчыга “Les terrasses de l’ete” (“Летние террасы”) дип аталган җәйге турне оештырырга тәкъдим ясый.

1994 елда Мурад Дижон шәһәрендә узган француз җыры фестивалендә җиңү яулый. Моннан тыш, ул күп кенә танылган эстрада йолдызлары белән чыгыш ясый.

1998 елда җырчы туган шәһәре Сан-Дизьеда концерт бирә.1999 елда Мурад Парижга килә һәм биредә альбомы, яңа композцияләрен өстендә эшли. 2006 елда аның Россиядә гастрольләре уза. Биредә ул “Сәнгатькә — хезмәттә” дигән орден белән бүләкләнә.