Казанда Константиновка мәдәният йорты директоры вазифасына бәйге игълан иттеләр

Биредә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка иҗат дәресләре уза, китапханә эшли.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда Константиновка торак массивында мәдәният йорты директоры вазифасына ачык конкурс игълан ителде. Документларны бүгеннән кабул итәләр. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кандидатларга проектны (MS Power Point презентациясе) һәм мәдәният йортын үстерү концепциясе тезисларын (MS Word, Times New Roman шрифты, кегль — 14) тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурста катнашу өчен документлар 30 ноябрьгә кадәр 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы, 25/15 адресы буенча урнашкан Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә, 215нче кабинетта кабул ителә.

Җиңүченең исеме декабрь ахырында билгеле булачак.

Константиновка торак массивында мәдәният йорты 2018 елның кышында ачылды. Учреждениедә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча дәресләр уза, шулай ук бинада китапханә эшли, диелә хәбәрдә.