«Мир» кинотеатрында Татарстанның мәшһүр шәхесләре турында фильмнар күрсәтеләчәк

Казанлылар Марат Таҗетдинов, Салих Япеев һәм Нәҗип Җиһанов турында картиналар карый ала.
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). 18-19 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында Казан һәм Татарстанның күренекле шәхесләре турында документаль биографик фильмнар күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татаркино» хәбәр итә.18 ноябрьдә тамашачылар игътибарына Марат Таҗетдинов һәм Салих Япеев турында биографик фильмнар тәкъдим ителәчәк. Сеанс 13.00 сәгатьтә башлана.19 ноябрьдә исә Нәҗип Җиһанов һәм Салих Япеевка багышланган картиналар күрсәтеләчәк. Башлана – 10.00 сәгатьтә. Керү ирекле. Марат Таҗетдинов Татар дәүләт филармониясен җитәкләде, Казанның 70-80нче еллардагы мәдәни тормышын аннан башка күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Ул шулай ук җырчы-шагыйрь һәм продюсер буларак та танылды. Нәҗип Җиһанов – мәшһүр татар композиторы, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы, ул бөтен дөньяга татар музыкасын танытты. Салих Япеев 24 ел дәвамында Татарстан эчке эшләр министры булды, ул чын мәгънәсендә зыялы кеше, фронтовик иде. Салих Япеев Эчке эшләр министрлыгы өчен кадрлар әзерләүдә югары белем бирү системасын булдырды.