Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре үткәрелә

“Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре” проектының илдә тиңдәше юк, ди оештыручылар

 (Казан, 17 ноябрь, “Татар-информ”). 18 һәм 19 ноябрь көннәрендә Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре үткәрелә. ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә уздырыла торган чара ТР Милли китапханәсендә була.

“Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Россия Милли китапханәсе көннәре” проектының илдә тиңдәше юк. Шуңа да ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын китапханәләрнең мәгълүмати мөмкинлекләренә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Проект кысаларында, “Татарстан: тарих битләре: (Россия Милли китапханәсе фондыннан материаллар” китап күргәзмәсе эшләячәк, РМК электрон ресурсларын презентацияләү, китапларны һәм кулъязмаларны саклауга багышланган лекция, машиналы бастыру католизациясе буенча семинар үткәрү дә ниятләнә. Моннан тыш, ТР Милли китапханәсенә “Шура” журналының революциягә кадәр чыгарылган комплектларының цифрлаштырылган вариантын, шулай ук күргәзмәнең электрон нөсхәләрен тантаналы рәвештә тапшыру да күздә тотыла.

Чаралар ТР Милли китапханәсе базасында уздырылачак, дип хәбәр итә китапханәнең матбугат хезмәте.