news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тинчурин театры оркестры мөстәкыйль концертлар уздыра башлады

Оркестрның сәнгать җитәкчесе - Ильяс Камал.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин театры оркестры «Татар классик музыкасы җәүһәрләре» проектының беренче концертын тәкъдим итте. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры - Ильяс Камал.

Оркестр программаны киң итеп, төрле юнәлештәге музыканы берләштереп төзегән иде. Артур Исламов белән Илгиз Мөхетдинов заманча опера арияләре башкарса, Резеда Төхфәтуллина Айдар Фәйзрахманов көенә заманча эстрада әсәре башкарды.

Эмиль Җәләлетдинов, Рөстәм Яхин белән хезмәттәшлек иткән чагын искә төшереп, аның романсларын башкарды. Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов оркестрга курае белән кушылды. Музыкаль кичәнең үзенчәлекле кунагы — нәфис сызгыру остасы Вильямс Әхмәдуллин иде.

«Булдыралар! Программаның төрле музыканы кушып, киң итеп төзелүе төрле тамашачыны яулап алу омтылышы. Бу бик дөрес юнәлеш дип уйлыйм», — диде композитор Эльмир Низамов.

«Безнең театрларда оркестрлар бар. Ләкин алар барыбер театр күләгәсендә иде. Мондый концертлар татарның музыкальлегенә басым ясый. Мондый музыка тагын кайда яңгырый? Башка беркайда яңгырамый», - дип дәвам итте ул.

Проектның чираттагы концерты 7 ноябрьгә билгеләнгән.

  • Концерт Салих Сәйдәшевнең - 120, Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланган. 
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100