news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Россия язучылар берлеге делегациясе булып китте

Россия язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов җитәкчелегендәге делегациянең визит максаты — мәдәни багланышлары ныгыту, җәмәгатьчелек һәм иҗади интеллигенция белән очрашу.

Казанда Россия язучылар берлеге делегациясе булып китте
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Россия язучылар берлеге делегациясе булып китте.

Россия язучылар берлеге идарәсе рәисе Николай Иванов җитәкчелегендәге делегациянең визит максаты — мәдәни багланышлары ныгыту, җәмәгатьчелек һәм иҗади интеллигенция белән очрашу.

Россия язучылар берлеге (Союз писателей России) идарәсе әгъзаларын ТР мәдәният министры Ирада Әюпова кабул итте. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, дүрт юнәлеш буенча хезмәттәшлек турында сүз барган.

Болар — Татарстанның әдәби маршруты, әдәби тел тармагындагы актуаль вакыйгалар буенча арадашлык, республикада зур әдәби басмаларны тәкъдим итү, мультимеда киңлекләрендә остазлык.

Кунаклар Казанның Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең тамаша залында иҗат кичәсе ясадылар. Иҗади очрашу кысаларында алты Казан язучысына Россия язучылар берлеге таныклыклары тапшырылды.

Шул ук Үзәктә заманча әдәбият проблемалары буенча фикер алышу өчен түгәрәк өстәл утырышы узды. Төп доклад белән КФУ профессоры, рус теле әдәбияты белгече Әлфия Галимуллина чыгыш ясады. Ул кунакларны Татарстанда рус телле әдәбият торышы белән таныштырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100