Нью-Йоркта «Үзгәреш җиле» фестивале концертын Чулпан Хаматова алып барачак

Концерт 2020 елның 17 гыйнварында Карнеги-холл концертлар залында узачак.
(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Нью-Йоркта Карнеги-холлда «Үзгәреш җиле» фестиваленең концертын Чулпан Хаматова алып барачак. Бу хакта мәгълүмат Карнеги-холл концерт залы сайтында урнаштырылган.Концерт 2020 елның 17 гыйнварында Карнеги-холл концертлар залында узачак.«Фестиваль татар музыкасын һәм Татарстан Республикасының бай мәдәни традицияләренә һәм борынгы мирасына нигезләнгән популяр җырларны тәкъдим итәчәк. Программаны алып баручы театр һәм кино актрисасы Чулпан Хаматова булачак», - дип хәбәр ителә Карнеги-холл сайтындагы концерт афишасында.Концерт программасында шулай ук М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының симфоник ансамбле, Вадим Эйленкриг джаз оркестры һәм стрит-джаз балеты да катнашачак.Концертка билет бәясе 12 доллардан алып 85 долларга кадәр тәшкил итә. Казанда «Үзгәреш җиле» дип аталган IV Татар җыры фестивале ноябрь аенда узачак. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2016 елда оештырылды.