Танылган татар җырчыларының укытучысы, профессор Валентина Лазько вафат

Валентина Лазько - Казан вокал мәктәбен булдырган күренекле педагог.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кичә кич белән 99 яшендә күренекле вокал педагогы, профессор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Валентина Лазько вафат булган. Бу хакта бүген Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжы укытучысы, музыка белгече Сиринә Латыйпова хәбәр итте. Валентина Лазько Клара Хәйретдинова, Зилә Сөнгатуллина, Эдуард Трескин, Венера Ганиева кебек танылган җырчыларның педагогы иде. Ул озак еллар Казан дәүләт консерваториясендә укыткан. Казан вокал мәктәбен булдырган күренекле педагог.

Күренекле педагог Валентина Лазько белән хушлашу иртәгә Журналистлар урамы, 5нче йорт адресы буенча аның өе янында була. Ул Столбище зиратында җирләнәчәк.