Тәүфыйк Сәгыйтов:"Татарстан" радиосы тел сафлыгын кайгырта"

7 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге театр бинасында "Татарстан" радиосының 90 еллыгы билгеләп үтеләчәк.

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 7 ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге  Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында "Татарстан" радиосының 90 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасы булачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына  “Татарстан” дәүләт телерадокомпаниясе директорының радио буенча урынбасары, тарих фәннәре кандидаты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов хәбәр итте.

“К.Тинчурин исемендәге театр бинасында узачак тантана көндезге 12 сәгатьтә башланып китәчәк, - ди Тәүфыйк  Сәгыйтов. – Моннан 90 ел элек, 7 ноябрь көнне, нәкъ шушы вакытта, шушы бинада беренче мәртәбә “Тыңлагыз, тыңлагыз! Казан сөйли!” сүзләре яңгыраган. Радио беренче адымнарын театр бинасыннан атлап киткән. "Татарстан" радиосының республиканың мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше бик зур. Халык өчен кирәкле мәгълүмат бирүдән кала, мәдәни яктан да әһәмияте гаять зур була. Олуг юбилейда радионың ветераннары да һәм бүген хезмәт куючылар, яшьләр дә катнаша.  Хәзерге вакытта радиода өч буын вәкиле эшли. Университетның журналистика факультетына укырга кергәч, безгә практика узарга киләләр. Монда без аларны һөнәргә өйрәтәбез. "Татарстан" радиосында тәҗрибә туплаган кадрлар беркайда да югалып калмый, үз эшенең осталары булып җитешәләр. Иң беренче чиратта тел сафлыгына басым ясыйбыз. Безгә еш кына тел сагында торучы радио диләр. Бездә туган телне яраткан, аның камиллеге өчен җан аткан кешеләр генә эшли ала”.  

Радионың юбилеена багышланган бәйрәмгә Россиянең башка төбәкләреннән дә кунаклар килүе көтелә. 1927 елда аваз салган радио коллективында бүгенге көндә 40 лап хезмәткәр көч куя. Хәзерге вакытта "Татарстан" радиосын FM форматында эшли.