Татарстан галимнәре ТӨРКСОЙ оешмасында кунакта булдылар

Җәмгысе 40 галим катнашткан “Идел-Җаек тарихы” симпозиумы Төркиядә киң яңгыраш алды
(Истанбул, 17 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Узган атнада Төркия башкаласы Әнкара шәһәрендә “Идел-Җаек тарихы” исемле ике көнлек фәнни симпозиум үткәрелде. Аны Ататөрек исемендәге мәдәният, тел, тарих югары корылышының Төрек тарих институты Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән берлектә оештырды. Әлеге җыенга Татарстаннан 20гә якын галим катнашты.
Татарстан фән эшлеклеләре ТӨРКСОЙ төрки халыклар мәдәнияте оешмасының штаб-фатирында да булдылар. ТӨРКСОЙ гомуммөдире урынбасары Фырат Пурташ аларны оешманың эшчәнлеге белән таныштырды һәм уртак проектлар булдырырга, бергә эшләргә чакырды. ТӨРКСОЙ оешмасы хезмәткәрләре алдында Татарстан фәннәр академиясе сәркатибе, профессор Дания Заһидуллина, Гамирҗан Дәүләтшин, Дамир Исхаков, Альберт Борханов, Искәндәр Измайлов кебек галимнәр чыгыш ясады. Алар ТӨРКСОЙ оешмасы белән хезмәттәшлеккә ачык булуларын, Татарстан һәм татар тарихын, мәдәниятен, фән-мәгарифен таныту, саклауга юнәлдерелгән проектларда теләп урын алачакларын белдерделәр.
“Идел-Җаек тарихы” симпозиумына тема буенча 20ләп төрек белгече дә иштирак итте. Җыенның соңгы көнендә кунаклар Сафранболу шәһәренең тарихи истәлекле урыннары белән таныштылар.