“Татар-информ” агентлыгында Качалов театры режиссеры һәм актерлары белән матбугат конференциясе уза

Матбугат конференциясендә сәнгать җитәкчесе һәм режиссер А.Славутский, актерлар Н.Ешкилева, Е.Ряшина, И.Славутский катнаша

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Мария Кирюхина). 18 октябрьдә, 15.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә Качалов театрының сәнгать җитәкчесе һәм режиссер Александр Славутский, театр актерлары Надежда Ешкилева, Елена Ряшина һәм Илья Славутский белән матбугат конференциясе уза.
Матбугат конференциясендә катнашучылар театрның юбилей кичәсенә нәтиҗәләр ясаячак, алдагы премьералар, театрның кече сәхнәсе ачылу, фестиваль-гастрольләр эшчәнлеге һәм башкалар хакында сөйләячәк.
Искәртеп узабыз, 2 ноябрьдә Качалов театрында «Баба Шанель» спектакленең премьерасы була. Екатеринбург драматургы Николай Коляда комедиясе буенча сәхнәләштерелгән спектакльдә Татарстанның атказанган артистлары Антонина Иванова, Лидия Огарева, Елена Галицкая, Марат Голубев, артистлар Татьяна Бушуева, Елена Пономаренко, Ирина Вандышева уйный.
Театрда шулай ук драматург Александр Копковның 1932 елда язылган әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Золотой слон” спектакленең репетицияләре бара. Спектакльдә Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Галицкий, Россия һәм Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Светлана Романова, Татарстанның атказанган артисты Илья Славутский, артистлар Сергей Штатнов, Николай Чайка, Илья Петров, Елена Ряшина, Максим Кудряшов, Алексей Черепанов һәм башкалар уйный.