Бөгелмәдә Булат Мәрданов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды

Рәссамның картиналары Франция, Польша, Төркия, Голландия, АКШ, Финляндия һәм башка илләрдә дә танылган

(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Бөгелмә шәһәренең Яшләр сараенда Россия Рәссамнар берләшмәсе вәкиле, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче премиясе лауреаты Булат Шаһинур улы Мәрданов истәлегенә багышланган күргәзмә ачылды. Күргәзмәне аның туганнары, якын дуслары оештырган, дип хәбәр ителә ТР муниципаль районнары порталында.
Булат Мәрданов Россиядә генә түгел, ә бөтен дөньяда иң көчле график буларак танылган рәссам. Ул бик күп картиналар авторы, шуларның зур өлеше Франция, Польша, Төркия, Голландия, Америка Кушма Штатлары, Финляндия һәм башка илләрдәге шәхси комиссияләрдә, бөтен дөньяга танылган рәссамнарның эшләре арасында урын алган. Кызганыч, үзебезнең шундый, чын мәгънәсендә, даһи кешебез безнең арадан бик иртә китеп барды.
Ул Татар Димскәе авылында укытучылар гаиләсендә туып-үскән. Аның рәссам булып китүенә туган як табигатенә мәхәббәте, авыл тормышына карата булган хисләре бик зур тәэсир ясагандыр. Аның картиналарында тирәлекне аңлау гади кеше күрмәгән якларны ачып бирү, һәркемнең күңеленә үтеп керерлек гади, аңлаешлы итеп тасвирлау чагыла.
Күргәзмә ачылу тантанасына Булат Мәрдановның туганнары, якыннары, дуслары һәм аның иҗатына битараф булмаган кешеләр килгән иде. Бертуган абыйсы Марат Мәрданов: “Булат, инде кечкенәдән үзенең кем буласын белде. “Үскәч кем буласың?” – дигән сорауга ул һәрвакыт: “Рәссам” – дип җавап бирә торган иде”, – дип искә алды.
Булат Мәрдановның хезмәттәше, Россия Рәссамнәр берләшмәсе вәкиле Камил Акманов, дустын бары тик яхшы яктан гына искә алды. Бөгелмә муниципаль районы һәм шәһәре башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова, якын дусты Фәрит Шәфигуллин да Булат Мәрдановка булган хисләрен, аның белән бәйле булган истәлекләрен сөйләп үттеләр.