Башкортстанның Фәйзи Гаскәров ансамбле бүген яңа сезонны ача

Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле бүген Уфада яңа иҗат мизгелен ача

(Уфа, 17 октябрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле бүген Уфада яңа иҗат мизгелен ача.
Быел гаскәровчылар үзләренең 70нче иҗат сезонын башлап җибәрә. Юбилей елында алар яңа талантлар белән тулыланды. Рудольф Нуриев исемендәге хореография училищесын тәмамлаган яшьләр килде аларга.
Узган иҗат мизгеле гаскәровчылар өчен бик истәлекле булды. Россия төбәкләрендә генә түгел, ә Алмания, Франция һәм Италиядә дә иҗат сәфәрләрендә булды алар. Мисал өчен, Италиядә данлыклы сәнгать коллективы халыкара фольклор фестивалендә катнашты. Анда якташларыбыз Башкортстан исеменнән генә чыгыш ясап калмады, ә Россияне дә вәкиллек итте. Италиядәге бәйге өч өлештән торды. Гаскәровчылар башта Анкона провинциясенең Стаффоло шәһәрендә, аннан илнең көньягындагы Кротон шәһәрендә чыгыш ясады. Иҗат сәфәре Сицилия утравындагы Мессина шәһәрендә тәмамланган иде.
Шулай итеп Фәйзи Гаскәров нигез салган данлыклы бию ансамбле тагын чит илләрдә үзебезнең милли сәнгать белән таныштырды.
Милләте белән татар булган Фәйзи Гаскәров яшь чагында Мәскәүдә Игорь Моисеев җитәкчелегендәге СССР халык биюләре ансамблендә эшләгән. Шул чакта ук аның башына Башкортстанга кайтып, классик милли балет, халык биюләре ансамбле оештыру уе килә. Авылларга чыгып, биюгә маһир булган татар һәм башкорт егетләрен, кызларын туплый ул. Ансамбль шулай итеп һәвәскәр сәнгать түгәрәге сыйфатында үз эшчәнлеген башлап җибәрә. Ә инде ансамбльнең тәүге балкышлы уңышларын күргәч, Башкортстан Хөкүмәте аны үз карамагына алып, яшь биючеләрне һөнәри укытуга юллауга һәм матди ярдәм күрсәтүгә керешә.
Үз эшенең остасы Фәйзи Гаскәров үзе үк оештырган ансамбльне тиз арада бар илгә таныта. Алай гына да түгел, әллә күпме чит илләргә гастрольләргә чыгып, Советлар берлеге һәм Россия данын бар дөньяга киң белгертүгә дә зур өлешен кертә Гаскәров ансамбле. Әйтүе генә ансат – 70кә якын чит илдә булган үзенең яшәү дәверендә данлыклы ансамбль. 1990 елда Ф. Гаскәров ансамбленә Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләге бирелә.
Узган елда Фәйзи Гаскәров ансамбле, ниһаять, үзенең бинасына да ия булды. Аның 500 урынлык тамаша залы һәм артистларга барлык уңайлыклары булган ярдәмче бүлмәләре бар.