Башкортстанда яшәүче татар иҗатчысының китаплары чыкты

Башкортстандагы тагын бер татар каләм әһеле үзенең китапларын чыгаруга иреште
(Уфа, 17 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстандагы тагын бер татар каләм әһеле үзенең китапларын чыгаруга иреште.
Күпкырлы талант иясе Рәзиф Тимергалиев үзенең берьюлы өч китабын нәшер итте. “Дәү әтием чишмәсе”, “Күңелдә калган эзләр” һәм “Кил әле бу таңыма” исемле җыентыклар татар телендә ташка басылды.
Рәзиф Тимергалиев шигырьләр дә яза, күп шигырьләргә көйләр дә иҗат итә һәм рәсем сәнгате өлкәсендә дә җимешле эшли. Аның җырларын Башкортстан һәм Татарстан җырчылары үз репертуарына кертеп, бик ихлас башкара.
Рәзиф Тимергалиев Башкортстанның Бопрай районының Мостафа авылында туып үсә. Әле үзенең китапларын туган ягына кайтып китапханәләргә тапшырды талант иясе.