Алла Сурикова Казанга комедия фильмнары фестивален алып килергә тели

“Елмай, Россия!” комедия фильмнары президенты, танылган кинорежиссер Алла Сурикова фестивальне Казанга алып килергә тели
(Казан, 17 октябрь, “Татар-информ”, Кристина Иванова). “Елмай, Россия!” комедия фильмнары президенты, танылган кинорежиссер Алла Сурикова фестивальне Казанга алып килергә тели.
Бу хакта “Алтын мөнбәр” IV Халыкара мөселман киносы фестиваленең мактаулы кунагы Алла Сурикова бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары белән очрашу барышында хәбәр итте.
Алла Сурикова Татарстан башкаласына беренче тапкыр килде һәм Казан Кремле белән танышырга өлгерде инде. “Кремльдә кино төшерсәң яхшы булыр иде, әмма рөхсәт итмиләр, чөнки изге урын, - дип ассызыклады ул. – Бүген шәһәр белән танышып йөргәндә «Opera Joker» дигән язулы бинаны күреп: “Бу опера театрымы?”, дип сорагач, миңа: “Юк, бу – ресторан”, дип җавап бирделәр. “Ә менә бу матур бина опера театрымы?”, дип сорагач, аның ТР Эчке эшләр министрлыгы бинасы булуын әйттеләр. Опера театры да бар булып чыкты – үз күзләрем белән күреп инандым”.
“Казан – бик матур шәһәр, - дип уртаклашты үзенең хис-кичерешләре белән легендар режиссер. – Биредә дөрестән дә чиста, яхшы мөнәсбәт күрсәтәләр, монда бик рәхәт”.
“Мөселман киносы” дигән төшенчәгә Алла Сурикова нинди билгеләмә бирер иде дигән сорауга, режиссер: “Киноның яхшысы да, кызык түгеле дә була. Минем шәхсән үземә якын булмаган искиткеч фильмнар бар, чөнки минем өчен тамашачының картинадан чистарыну, яктылык, иртәгәсе көнгә ышаныч хисе белән чыгуы мөһим”, - дип җавап бирде.
Алла Сурикова “Алтын мөнбәр”нең тулы программасын карый алмавына үкенүен белдерде – аңа яңа фильмны төшерү эшләрен тәмамларга кирәк икән.