Ркаил Зәйдулла һәм Мансур Гыйләҗев тарихи әсәрдә фактлар һәм фантазия турында сөйләде

Тинчурин исемендәге фестивальнең тематик очрашуларында татар драматурглары чыгыш ясады.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тарихи әсәрләрдә чынбарлык һәм язучы фантазиясе — татар драматурглары Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале кысаларында узган тематик очрашуларда шушы темага фикер уртаклаштылар.

«Минем максатым — тарихи әсәрләр аша халыкның милли үзаңын уяту, әмма бу бик авыр бара», - диде ТР Язучылар берлеге рәисе шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулла театр музеенда узган очрашуда ясалган чыгышында.

Ул тарихи әсәрләрне ике төрле — әкияти итеп яки тарихны бүгенге көн белән параллель үткәреп язып булуын аңлатты, үз әсәрләреннән мисаллар китерде.

Тематик очрашуның икенче өлешендә сүзне драматург һәм сценарист Мансур Гыйләҗев алды. Ул үз әсәрләренең язылу тарихына тукталды. Керәшен егете Петр Гавриловның батырлыгы турында сөйләп, тарихи чынбарлыкка язучы фантазиясе кушылу мисалын күрсәтте.

«Әгәр сезгә тарихи дөреслек һәм бары тик фактлар гына кирәк икән, сез минем абыем Искәндәр Гыйләҗев белән очраша аласыз» — диде ул чыгышын йомгаклап.

Бүген кич Тинчурин театры сәхнәсендә Чаллы театры «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектаклен күрсәтә. Спектакль Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» романы нигезендә язылган. Иртәгә Тинчурин театры музеенда авторның үзе белән очрашу көтелә.

Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале Казанда 15-19 сентябрь көннәрендә уза.