news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ркаил Зәйдулла Мөхлисә Бубый турындагы спектакльнең репертуардан төшү сәбәбен аңлатты

Спектакльнең премьерасы 2011 елның декабрендә булды, 2016 елда соңгы тапкыр күрсәтелде.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Ркаил Зәйдулла Камал театрында барган «Үлеп яратты» спектакленең репертуардан төшү сәбәбен аңлатты. Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале кысаларында узган тематик очрашуның чираттагы кунагы Ркаил Зәйдулла иде.

«Спектакль бик уңышлы булып чыкты — биш ел барды. Әле тагын да барыр иде, дөресен әйткәндә, өстеннән шикаятьләр яздылар», — диде ул үзенең «Татар драматургиясендә тарихилык» дигән чыгышында.

«Әлбәттә, сәбәбен алай дип аңлатмадылар, ләкин ул хатларның йогынтысы булгандыр», — диде ул.

«Халыклар дуслыгына каршы чыга дип тәнкыйтьләүчеләр булды. Ләкин тамашачы да кимегән иде инде. Без, әлбәттә, доносларга игътибар итмибез. Минем шәхсән үземә аларга җавап әзерләргә туры килде. Шикаятьләрне татар фамилияле кешеләр язды», — дип темага ачыклык кертте очрашуларның модераторы Нияз Игъламов.

Спектакльдә сүз мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дөньясында беренче казыя Мөхлисә Бубый турында бара. «Үлеп яратты» — Илгиз Зәйниевның диплом спектакле. Спектакльнең премьерасы 2011 елның декабрендә булды, 2016 елда соңгы тапкыр күрсәтелде. Төп рольне Дания Нуруллина башкарды

«Анда Дәүләтов һәм Корбанов фамилияле ике тикшерүче һәм Матрена исемле конвоир бар. Шикаятьтә конвоирның рус хатыны булуы рус-татар дуслыгына зыян китерә дип язганнар иде. Югыйсә ике тикшерүче татар фамилияле иде бит», — дип аңлатты ул вакытта Камал театрының әдәби бүлеген җитәкләгән Нияз Игъламов.

«Кайбер әйберләрдә уйламаганда-көтмәгәндә әшәкелек күрүләр бар инде ул. Ә бит монда бер татарларның икенче татарларны юк итүе турында сүз бара иде», дип темага йомгак ясады театр тәнкыйтьчесе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100