Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Резеда Сәләхова һәм Әлфия Хәсәнова журналистның театр турында язуына каршы чыкты
Казанда Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале бара.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Тинчурин исемендәге театр фестивалендәге тематик очрашуларның берсендә тинчурин театры актрисалары журналистларның театр турында язуына канәгатьсезлек белдерде.
«Журналистлар хәзер театр турында язуны үз кулларына алдылар», диде Тинчурин театры актрисасы Резеда Сәләхова театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор белән очрашу вакытында.
Сәхнәдәшен актриса Әлфия Хәсәнова да җөпләде: «Бездә журналистлар гына яза, театр тәнкыйтьчеләре юк дәрәҗәсендә. Аларның башында Нияз Игъламов тора, ләкин аз яза», - диде ул.
«Безне журналистлар язган канәгатьләндерми», — дип дәвам итте Әлфия Хәсәнова. Алар профессиональ тәнкыйтьчеләрнең үзләре турында язганнарын көтүләре турында әйтте.
Вазгыятьне театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов аңлатты. «Театрда эшләгән тәнкыйтьчеләрнең язарга вакыты да юк. Татарча яза алырдайлар гомумән юк. Без журналистларны да өйрәтәбез», диде ул.
Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале Казанда 15-19 сентябрь көннәрендә уза.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз