Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Тинчурин исемендәге театр фестивале бара
Фестиваль 19 сентярьдә төгәлләнә.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда Тинчурин исемендәге Х халыкара заман милли драматургиясе фестивале Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салудан башланды.
Фестиваль көндезге тематик очрашулар һәм кичке спектакльләр һәм алар белән ачык фикер алышулар форматында бара. Очрашуларның модераторы — театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов.
Кичә театр музеенда танылган казах драматургы Олжас Жанайдаров һәм театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор белән очрашулар узды. Бүген тематик очрашуларның геройлары — ТР Язучылар берлеге рәисе, драматург, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һәм драматург Мансур Гыйләҗев.
Иртәгә Театр музееның кунагы Шамил Идиатуллин булыр дип көтелә. Кунаклар арасында тәрҗемәче Наталья Санникова һәм театр белгечләре Анастасия Ефремова, Александр Платуновлар да бар.
Бүген фестиваль программасында - Түбән Новгород театрының «Мәскәү сөйли» һәм Чаллы театрының «Шәһәр.Нокта.Брежнев» спектакльләре.
Фестиваль 19 сентярьдә төгәлләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз