Ирада Әюпова төрки яшьләрне тамырларын өйрәнергә чакырды

ТР мәдәният министры «Төркиләр алтыны» төрки яшьләр бөтенроссия форумында яшьләр белән очрашты.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Дөньяны аңлау һәм алга бару өчен тамырларыңны өйрәнүдән башларга кирәк дип саный Ирада Әюпова. Бу хакта мәдәният министры «Төркиләр алтыны» төрки яшьләр бөтенроссия форумында очрашу вакытында әйтте.

«Мин ике ел ярым Дәүләт архивын җитәкләдем. Үз шәҗәрәләрен өйрәнгән кешеләрнең бәхетле булуларын күрдем. Сез дә дөньяны тануны үз нәселегезне өйрәнүдән башлагыз», — диде Ирада Әюпова форумга җыелган төрки яшьләргә.

Ул бу хакта: «Яшьләр үз халкы һәм төрки дөнья тарихын күбрәк белсен өчен нишләргә?» дигән сорауга җавап буларак әйтте. Ирада Әюпова яшьләр өчен «Төркиләр алтыны» кебек форумнар күбрәк булса, аларның үз тарихын белү мөмкинлеге артуын әйтте.

«Без гадәттә бүгенге статусыбызга примитив карыйбыз. Тирәлегебезне бүгенге көнебездән чыгып күзаллыйбыз. Күп проблемалар, аңлашылмаучанлыклар шуннан килеп чыга. Без төрле булуыбызны аңлап уртак кыйммәтләр эзләргә тиешбез», — диде ул.

Ирада Әюпова фикерен аңлату өчен Камал театрында барган ике спектакльне мисал итеп китерде. Ул Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәрендә икесе ике илне яклап сугышкан сугышчыларның татар җыры аша табышуларын искәртте.

Икенче мисал итеп Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен китерде. «Тыныша алмыйча яшәгән ике гаилә туганлыкларын ачыклап аңлашалар», — дип аңлатты ул.