«BEZ» телеканалы «Казан кичләре» интерактив тамашасына чакыра

Әлеге проект 28 сентябрьдә 18.30 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында узачак.

(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ»). 2020 елның 28 сентябрь көнендә 18.30 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында «Казан кичләре» интерактив тамашасы узачак.

Әлеге проект «BEZ» телеканалы коллективы тарафыннан тормышка ашырыла һәм берничә өлешкә бүленеп, «BEZ» телеканалында күрсәтеләчәк. Тамаша кысаларында җырчылар һәм артистлар сәхнәдә чыгыш ясап кына калмый, ә алып баручы белән «сорау-җавап» рәвешендә әңгәмә дә кора, шулай ук «Ачык микрофон» рубрикасы кысаларында тамашачылардан яңгыраган сорауларга да җавап бирә.

28 сентябрь көнне тамашада Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның атказанган артистлары Данир Сабиров, Мәдинә Гайнуллина, «Фәридә- Алсу» дуэты, Айдар Габдинов, гаилә дуэтлары Илназ Баһ - Гүзәл Идрисова һәм Азат - Алсу Фазлыевлар, «Шүрәле» төркеме, виртуоз музыкант Иркә Гайнемөхәммәтова, популяр җырчылар Альбина Апанаева, Сиринә Зәйнетдинова, Гөлфия Салихова, Илназар, Рузилә Хәйретдинова, Илдар Ямалиев катнашачак. Алып баручы Фәнил Вакказов булачак.