“Үзгәреш җиле” фестивале Нью-Йоркның Карнеги-холл залында тәкъдим ителәчәк

Тамаша кылу өчен билетның иң кыйммәте – йөз, иң арзаны – унсигез доллар.
(Казан, 17 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 17 гыйнварда “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале классик музыка башкару өчен дөньядагы иң дәрәҗәле мәйданчыкларның берсе – Нью-Йоркның Карнеги-холл концертлар залында күрсәтеләчәк. Бу хакта Хөкүмәт йортында үткән 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры театрның директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов хәбәр итте.“Америка белән мөнәсәбәтләрне беләсез, әмма бернәрсәгә дә карамастан, без бу идеяне чынга ашырырга тырышабыз. Билетлар бу айда сатуга чыгачак, минималь билет бәясе – унсигез доллар, иң кыйммәте – йөз доллар”, - диде ул.Казанда исә әлеге фестиваль 28-29 ноябрьдә куелачак. “Без өч ел дәвамында башкарган эшләребезне тәкъдим итәчәкбез. Шул өч фестивальнең иң яхшы репертуарлары быелгы программага керәчәк”, - дип әйтте Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.