Туймазы театры актерлары Татарстан һәм Төркиянең уртак кинофильмында төшә

«Сафа һәм Саҗидә» картинасы Мәхмүд Галәүнең «Мөхәҗирләр» популяр романы мотивлары буенча төшерелә.
(Казан,17 сентябрь, «Татар-информ»). Туймазы татар драма театры актерлары Татарстан һәм Төркиянең уртак кинофильмында төшә. Киноны Туймазы районының Төмәнәк авылында төшерәләр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.«Сафа һәм Саҗидә» картинасы Мәхмүд Галәүнең «Мөхәҗирләр» популяр романы мотивлары буенча төшерелә. Фильмда XVIII гасыр вакыйгалары сурәтләнә. Сюжет мәхәббәт һәм психологик драма турында сөйли. Рус-япон сугышы башланган чор күренә.«Сафа һәм Саҗидә» фильмы - Татарстан белән Төркиянең уртак продукты. Фильмны эшләү Истанбулның «Төрки дөнья» кинофестивале һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелганнан соң мөмкин булды. Бу әлеге хезмәттәшлек кысаларында беренче зур проект.