Зәйнәп Фәрхетдинова Азнакай районының Сарлы авылында юбилей концертын уздыра

"Ямьле Ык буйларында концерт оештыру - минем күптәнге хыялым", - ди җырчы.

(Азнакай, 17 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 17 август көнне, Азнакай район үзәгендә Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың Сарлы авылында узачак концерты алдыннан матбугат конференциясе узды.
Зәйнәп Фәрхетдинова бүген 50 яшьлек юбилеен уздыра. Шул уңайдан Азнакай муниципаль районы башлыгы да җырчыга чәчәк бәйләмен тапшырды.

"Сез безнең горурлыгыбыз. Барлык Азнакай халкы исеменнән сезгә рәхмәт әйтәм. Һәрвакытта да, горурланып, "Сез безнеке, Азнакайныкы" дип әйтәбез", - диде Марсель Шәйдуллин.

Зәйнәп Фәрхетдинова иҗат юлында Сарлы авының зур роль уйнавын әйтте. Бирегә килеп авыл халкына бәйрәм оештыру - җырчының күптәнге хыялы.

"Ямьле Ык буйларында концерт оештыру - минем күптәнге хыялым. Мин бүген бик бәхетле, рәхмәт. Минем беренче тамашачым да Сарлы авыллыннан. Беренче чыгышларым да авылда башланды. Райхан, Фердинанд абыйлар минем беренче баянчыларым", - диде җырчы.

"Хис-кичерешләрем элеккечә. Һәр сукмак, һәр тыкрык үзенә тартып тора. Бу хисләрне бүтәннәре белән алыштырырлык та түгел", - дип Сарлы авылын сагынуын җиткерде Зәйнәп Фәрхетдинова.

Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова 1967 елның 17 августында Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә туа. Берникадәр вакыт узгач, әти-әнисе Татарстанның Азнакай районы Сарлы авылына күчнеп килә.