"Татар-информ"да Питрау фестивале турында сөйләшәчәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
(Казан, 17 июль, "Татар-информ"). Иртәгә, 18 июльдә, 10:00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында ХХ Республикакүләм "Питрау" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак. Чарада Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, этнолог, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты, Татарстан Республикасы керәшен иҗтимагый оешмасы әгъзасы Геннадий Макаров, Мамадыш районы башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе, ТР керәшен иҗтимагый оешмасының Мамадыш бүлеге җитәкчесе Степан Спиридонов, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков катнашачак. "Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.Аккредитация өчен электрон почта: [email protected]