Казандагы Чәчәк фестивале кысаларында "Мәдәни чәршәмбе" проекты булдырылды

Бүген "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады.

(Казан, 17 июль, "Татар-информ", Алинә Айдарова). Казанда узган Чәчәк фестивале кысаларында "Мәдәни чәршәмбе" проекты оештырылды. Каурчак театры каршындагы мәйданда һәр чәршәмбе мәдәни чаралар үткәреләчәк. Бу хакта фестиваль оештыручылары хәбәр итте.

17 июль "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданчыкта Казан шәһәр филармониясе артистлары чыгыш ясады. Алар арасында Алинә Шәрипҗанова, Әмир Әхмәдишин, Рөстәм Насыйбуллиннар булды. Кунак буларак Альбина Абрамова җырлады.

Җырчылар белән аралашу, бергә фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлеге булды.

24 июльдә Татарстанның атказанган артисты Вәис Бәйрәмов төрле музыка уен коралларында уйнау буенча мастер-класс планлаштырылган.

Чаралар 28 августка кадәр дәвам итәчәк.