Казанда «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны көзен төшерә башлыйлар

Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе Казан университеты булачак.

(Казан, 17 июль, «Татар-информ»). Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча фильмны Казанда көзен төшерә башлаячаклар. Бу хакта КФУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Время кино» Казан форумы дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова шул хакта белдергән. Аның сүзләренчә, Казан университеты Татарстан башкаласында фильмны төшерү өчен иң зур мәйданчыкларның берсе булачак. Картина Казан Кремлендә дә төшереләчәк.

Нәфыйгова әйтүенчә, фильмны университетның төп бинасы интерьерында һәм якын-тирәдәге территориядә төшерәчәкләр, ә массакүләм күренешләрдә студентлар һәм волонтерлар катнашачак.

КФУда шулай ук булачак картинаның герое – профессор Лейбе катнашындагы эпизодларны төшерергә ниятлиләр.

Роман авторы Гүзәл Яхина сүзләренчә, фильм Татарстанның Лаеш районында төшереләчәк. Хәзер Иске Пристаньда зур декорация коралар. Сериал 2019 елның урталарында экраннарга чыгачак.

  • Фильмда төп рольне Чулпан Хаматова башкара. Режиссеры - Егор Анашкин. Ул кино сөючеләргә «Кровавая барыня», «Деньги», «Нелюбимый» картиналары буенча таныш.