“Ак калфак” делегатлары Актанышта йоннан картиналар ясарга өйрәнде

Күргәзмә-ярминкә кул эшләренә ихтыяҗ зур икәнлеген күрсәтте

 (Актаныш, 17 июль, "Татар-информ", Илгиз Шәкүров).  “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Актаныштагы күчмә утырышына җыелган делегатларның бер өлеше районның Такталачык авылында оештырылган кул эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсендә катнашты. 

Күргәзмә-ярминкәдә кунаклар игътибарына Актанышта дан тоткан чөгендерле катык, җирлек бакчаларыннан җыеп алынган җиләк-җимеш, дару үләннәре, мунча себеркеләре һәм кул эшләнмәләре тәкъдим ителде. Теләгән һәркем әлеге әйберләрне сатып алу һәм, моңа өстәп, кул эшләнмәләренең ничек ясалганын белү мөмкинлегенә ия иде. Бәйләү, йоннан картиналар эшләү кебек һөнәр төрләре делегатларны аеруча кызыксындырды. 

Күргәзмә-ярминкәгә үз эшләрен алып килүчеләрнең берсе - Такталачык авылының коррекцион мәктәбе укытучысы Сафура Билалова. Ул йоннан картиналар ясый. “Бу һөнәр белән 2 ел мавыгам инде. Аның турында укытучыларның бер семинарында белеп алдым. Аннан кайткач, интернеттан карадым да, андагы матурлыктан телсез калдым. Икенче көнне үк әлеге шөгыль өчен махсус йоннар барып алып, беренче картинамны эшләдем. Аңа сәгать ярым вакыт кирәк булды. Мондый төр картиналар тиз эшләнә. Аларга идеяләрне үзем уйлап табам. Йоннан картиналар коры ысул белән ясала. Еллар үткән саен да алар бозылмый, чөнки киез утыра һәм ул утырган саен картинаның төсләре яктыра гына бара", - диде Сафура Билалова "Татар-информ" хәбәрчесенә.

"Ак калфак" утырышына Сочидан килгән Нурфия Хәкимҗанова фикеренчә, кул һөнәрләрен үстерергә кирәк. Чөнки әлеге шөгыль, беренчедән, әби-бабаларыбыздан калган матур гадәт булса, икенчедән, кул эшләре җиһанны матурлый һәм татар билгеләрен актуальләштерә. “Кул эшләренә бәлки мәктәпләрдә өйрәтергә кирәктер”, - дигән фикердә тора Нурфия Хәкимҗанова.