Татар дәүләт опера һәм балет театры иҗат сезонын яба

Тамашачылар игътибарына “Реквием” операсы тәкъдим ителәчәк

(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры 69 нчы иҗат сезонын яба. Әлеге уңайдан тамашачылар игътибарына Джузеппе Вердиның “Реквием” операсы тәкъдим ителә.
Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, ул Украинаның һәм Татарстанның халык артисты Игорь Лацаничның якты истәлегенә багышлана.