Биектауның Иске Казан авылы музей-тыюлыгы мәчетле булачак

Иман йорты тыюлыктагы “Изге чишмә”гә килүчеләргә исәпләнгән
(Казан, 17 июль, “Татар-информ”). 26 июль көнне Татарстанның Биектау районы Иске Казан авылы тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә иман йорты ачу тантанасы була.
ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте белдерүенчә, намаз уку бүлмәсе тыюлыктагы “Изге чишмә”гә килүчеләр — изге урыннарны хөрмәтләүчеләргә исәпләнгән. Танатана 11.00дә башлана.
Билгеле булганча, Иске Казан авылы тарих-мәдәният һәм табигать музей-тыюлыгы, ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә, 1992 елда оеша. Аның территориясе —137,2 гектар һәм фондларында 2690 берәмлек экспонат исәпләнә.