news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәт театры Керчь халыкара фестивалендә ике номинациядә лауреат булды

Әлмәт театр антик сәнгать фестиваленә «Эзоп» спектаклен алып барды.

Әлмәт театры Керчь халыкара фестивалендә ике номинациядә лауреат булды
Татьяна Афонина

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ, Рузилә Мөхәммәтова). Әлмәт театрының «Эзоп» спектакле «Боспорские агоны» халыкара антик сәнгать фестивалендә ике номинациядә «Алтын Ника» лауреаты булды.

«Гильермо Фигейредо пьесасы буенча куелган спектакль „Антик теманың заманча укылышы өчен“ һәм „Иң яхшы ир-ат роле“ номинацияләрендә лауреат булды. Сүз Эзоп ролен башкарган Илсур Хәертдинов турында бара», — дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

Спектакльнең режиссеры — Денис Хөснияров, рәссамнар — Александр Мохов, Мария Лукка, композитор — Виталий Истомин, мультимедиа — Наталья Наумова.

Спектакль «Кече ватан театрлары» федераль проекты кысаларында куелган.

«Боспорские агоны» XXIII халыкара антик сәнгать фестивале Керчьта 11 — 16 июнь көннәрендә 23 енче тапкыр үткәрелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100