Бүген филармониягә Әлфия апаны озатырга 2 мең кеше килде – Кадим Нуруллин

Татар халкы бүген "татар эстрадасының анасы" Әлфия Авзалованы соңгы юлга озатты.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар халкының бөек җырчысы Әлфия Авзалованы озатырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 2000 тирәсе кеше җыелган иде. Филармония директоры Кадим Нуруллин: “Минем күзаллавымча, Тукайны озатканда да шулкадәр халык җыелган булгандыр. Халык саны бүген биредә 2000 тирәсе. Бу - халык мәхәббәте”, - дип Тукай филармониясенә килгән халыкка рәхмәтләрен җиткерде.


Ул Әлфия Авзалованың соңгы ике юбилее филармония концертлар залы сәхнәсендә үтүен искә төшерде һәм Әлфия Авзалованы “Татар эстрадасының анасы” дип атады. Ә филармониянең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов үзенең чыгышында Әлфия апаның артистларга бер маяк булуын ассызыклады.