Казанның мәдәният йортларында төзекләндерү эшләре уздырылачак

Бу хакта Казан шәһәре Думасының 43 нче сессиясендә карар кабул ителде

 (Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Авыл клубы" программасы нигезендә Казан бистәләрендә яңа 5 мәдәният йорты төзелгән. Моннан тыш, Казанның мәдәният йортларында чират белән капиталь төзекләндерү эшләре уздырылачак, дип вәгъдә бирде Казан шәһәре Думасының бүгенге 43 нче сессиясендә кала Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Айгөл Горнышева.

Аның сүзләренчә, “Сәйдәш” мәдәни үзәген, “Полимер” мәдәният йортын, “Московский” мәдәният һәм спорт үзәген төзекләндерү буенча проект-смета документларын эшләү өчен Казан шәһәре Думасы карары белән 13,5 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Шуларның 7,5 миллион сумы “Сәйдәш” МҮнә, 4,8 миллион сумы “Московский” МСҮнә, 1,4 миллион сумы “Полимер” МЙна бүленгән.

Казан мәдәният идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, Левченко бистәсендә урнашкан “Полимер” МЙ төзекләндерүгә 18,3 миллион күләмендә акча бүлеп бирү − бу юнәлештә зур адым.

Айгөл Горнышева Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәедгалиев исемендәге мәдәният йортының да шундый төзекләндерүгә мохтаҗ булуын искәртте. “Быел мәдәни учреждениеләргә бюджеттан 100 миллион сум акча бүленде. Әлеге мәдәният йортын төзекләндерүгә өчен 500 миллион сум күләмендә акча кирәк булачак”, - диде ул.