Универсиада гөрләп барган вакытта ТР Дәүләт симфоник оркестры “Ак бүре” татар операсы премьерасын тәкъдим итә

Игенчеләр сарае мәйданында узачак премьераны һәркем карый ала

  (Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 15 июльдә Александр Сладковский идарәсендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры “Ак бүре” татар операсы премьерасын күрсәтә.
Бу ТР Дәүләт симфоник оркестрының яңа илкүләм проекты. Татар операсын кую идеясен оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковский тәкъдим иткән. Соңгы тапкыр Казанда татар операсы 7 ел элек, 2006 елда язылган һәм куелган. Ул Резедә Ахиярованың “Шагыйрь мәхәббәте” операсы иде.
Маэстро Сладковский операның музыксын һәм либреттоны яшь авторлар – Зөлфия Рәкыйпова һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинга тапшырган. Опера танылган татар әкияте мотивлары буенча язылган.
Операда ТР Дәүләт симфоник оркестры музыкантлары, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары, шулай ук яшьләр Альбина Латыйпова, Алинә Шакирова, Эльмира Кәлимуллина, Рүзил Гатин, Артур Исламов, Рөстәм Асаев, Динар Джусоев, Айрат Имашев, Денис Ханбаба, Руслан Абдрафиков катнаша. Операны куючы режиссер Айрат Хәмитов.
Премьера Казан үзәгендә, Федосеев паркында ачык һавада Игенчеләр сарае мәйданчыгында узачак. Куючылар dell’Arte стилендә матур спектакль вәгъдә итә. Александр Сладковский Казанда премьера узгач Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә “Ак бүре”не тәкъдим итәргә ниятли. Бу чара 20.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Дәүләт симфоник оркестры матбугат хезмәте.